Татарстанда тәүлек эчендә тагын 103 кеше коронавирус йоктырган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 103 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 103 очрагын ачыклаганнар.

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

9 авыручыны хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган. 107 кеше сәламәтләнгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада ковид белән авыруның 189 мең 124 очрагы ачыкланган. Тулы вакцинацияне 2 миллион 482 мең 548 кеше узган.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев