Узган тәүлектә Азнакай районындагы Тымытык авылы янындагы күпер су астында калган. Күпер өстендәге су биеклеге 5 см тәшкил итә.
Татарстанда дүрт районда барлыгы биш тәбәнәк күперне су баскан. Шулай ук Буа районында Кыят һәм Черки-Кильдураз авыллары янында Зөя елгасындагы ике күпер дә су астында калган. Монда күпер өстендәге су биеклеге 220 һәм 230 см тәшкил итә, тәүлек эчендә ул бер метрдан артыкка күтәрелгән.
Моннан тыш Норлат районында Үрнәк бистәсе янында Зур Чирмешән елгасындагы күперне су баскан, су биеклеге – 180 см. Яңа Чишмә районында Архангел авылы янында күперне 70 см га су баскан.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев