Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды

77 яшьлек ир-атта һәм 67 яшьлек хатын-кызда вирус ачыкланган.

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Чаллыда яшәүче 77 яшьлек ир-атны пневмония диагнозы белән хастаханәгә яткыралар. Үлем сәбәбе патологоанатомия экспертизасы ярдәмендә ачыклана. Вирус идентификацияләнә.

Казанда яшәүче 67 яшьлек хатын-кызны пневмония диагнозы белән хастаханәгә салалар. Пациентның хроник авырулары була. Коронавирус лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә раслана.

15 октябрьгә республикага коронавирустан 94 үлем очрагы теркәлде. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев