Covid-19 пандемиясе башланганнан алып республикада 303 кеше үлгән.
Татарстанда тагын дүрт кеше — өч ир-ат һәм бер хатын-кыз Covid-19 корбаны булган.
«1940, 1946, 1947 елларда туган ир-атлар һәм 1936 елда туган хатын-кыз коронавирустан үлгән», — дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертизадан соң ачыкланган.
Covid-19 пандемиясе башланганнан алып республикада 303 кеше үлгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев