Татарстанда тагын 36 кеше коронавирус йоктырган
21 пациент хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана.
Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе авыруны читтә йоктырган, 35 кеше аралашу юлы белән авыру эләктергән.
«21 пациент хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстаның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Казанда 8, Чаллыда 15, Азнакай районында 2, Лениногорск районында 8 кеше авырган, Биектау, Лаеш һәм Сарман районнарында берешәр очрак ачыкланган.
9 майга Татарстанда 20 774 очрак теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле 17 721 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 9 кеше дәваланып беткән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев