Татарстанда табибларга стимуллаштыручы түләүләр мәсьәләсе буенча кайнар элемтә ачылды
Соңгы яңалыклар

Татарстанда табибларга стимуллаштыручы түләүләр мәсьәләсе буенча кайнар элемтә ачылды

Белгечләргә эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр сорау бирергә мөмкин.

Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләр мәсьәләсе буенча кайнар элемтә эшли башлады. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Стимуллаштыру характерындагы пособиеләр Covid-19 диагнозы куелган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүче, һөнәри эшчәнлек нәтиҗәсендә әлеге пациентлар белән контактка керүче һәм эшләре Covid-19 белән зарарланган биоматериалга бәйле булган медицина хезмәткәрләренә түләнә», - диелә хәбәрдә.

Белгечләргә эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр сорау бирергә мөмкин. Телефоны: 8 (843) 231-79-40.

Шунысын да искәртик: РФ Хөкүмәте карары нигезендә, пособиеләр федераль бюджеттан ай саен чынлыкта эшләгән вакыт өчен түләнәчәк. 5 майга финанслау һәм касса чыгымнары (февраль-март өчен) 9,4 миллион сум тәшкил иткән.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанга федераль үзәктән табибларга өстәмә түләү өчен 146 миллион сум акча биреләчәге хакында хәбәр иткән иде инде. Республикада Covid-19 диагнозы куелган медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча түләү мәсьәләсен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси контрольгә алды.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото


Нет комментариев