Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган
Эпидемия башланган алып республикада коронавирус инфекциясенең 6536 очрагы теркәлгән, шуларның 5356сы терелгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган. 26 кеше инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән, берсе читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сигез кеше хастаханәгә озатылган, 19ы өендә дәвалана», - диелә хәбәрдә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (10 кеше), шулай ук 50-60 яшь (6 кеше) һәм 60-70 яшь (6 кеше) аралыгында теркәлгән.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанга (14 кеше) туры килә. Чаллы шәһәре, Әлмәт, Кукмара һәм Саба районнарында икешәр очрак ачыкланган.
Эпидемия башланган алып республикада коронавирус инфекциясенең 6536 очрагы теркәлгән, шуларның 5356сы (59ы – узган тәүлектә) терелгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев