Республикада пандемия башланганнан алып барлыгы 5278 авыру ачыкланган.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы теркәлде. 21 июльгә кадәр Covid-19 йоктырган 5278 авыру теркәлгән», — диде ул.
Авыруларның күбесе Казан (50 проценты) һәм Чаллы (14,8 проценты) шәһәрләренә туры килә, калган очраклар башка муниципаль районнарда теркәлгән.
«4139 кеше терелгән, 35 пациент узган тәүлектә дәваланып терелгән», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев