Фильмны сентябрь аенда Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтергә ниятлиләр.
Россиядә яшәүче мөселманнарның тормышы турында Татарстанда документаль фильм төшерелә башлый.
Аны сентябрь аенда ук Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтергә ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.
«Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Фильм республикада төшереләчәк. Без моны Татарстанның яшь режиссерына ышанып тапшырырга телибез», — дип аңлатты агентлыкның әңгәмәдәше.
Казан 2022 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусын алды. Бу уңайдан Казанда берничә зур вакыйга планлаштырыла.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев