Соңгы яңалыклар

Татарстанда Рамазан аенда аз керемле гаиләләр азык-төлек белән тәэмин ителәчәк

2021 елда, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән Казанның 807 аз керемле гаиләсенә азык-төлек тапшыру оештырылды,

Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны кысаларында аз керемле гаиләләр өчен азык-төлек туплау бара. Бу максатларда Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды акча җыюны игълан итте.

Узган елда, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән Казанның 807 аз керемле гаиләсенә азык-төлек тапшыру оештырылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Быел аларга шулай ук он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр, токмач, чәй, как һәм кәнфиттән торган ризык җыелмаларын тарату көтелә.

Акциядә мохтаҗларга азык-төлек сатып алу өчен акча күчереп катнашырга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев