Соңгы яңалыклар

Татарстанда ОРВИ буенча эпидемия бусагасы 1,7 тапкыр арткан

Роспотребнадзор ОРВИ һәм грипп белән авыручылар артуга борчылу белдерә.

Татарстанда Тын юлларында вируслы кискен инфекция авыруы (ОРВИ) буенча эпидемия бусагасы 1,7 тапкыр арткан.

«Тын юлларында вируслы кискен инфекция авыруы эпидемия бусагасыннан 1,7 тапкырга диярлек югары. Нигездә ул өлкәннәр һәм укучылар исәбенә арткан» — Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Роспотребнадзор ОРВИ һәм грипп белән авыручылар артуга борчылу белдерә.

Любовь Авдонина сүзләренчә, узган атнага караганда, авыручылар саны 11 процентка арткан.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев