Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты турында кайнар элемтә эшли башлый

Сорауларга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре җавап бирәчәк.

Татарстанда балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук товарларны сайлаганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча кайнар элемтә эшли башлады. Республика халкына Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе хезмәткәрләре консультация бирәчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Сораулар бердәм консультация үзәгенең тәүлек буе эшли торган телефоны буенча кабул ителә: +7(800)555-49-43.

Белгечләрдән консультация алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843)221-90-16 (көн саен 9.00-17.00 сәгатьтә, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш. 12.00-13.00 сәгатьтә тәнәфес); +7(843)273-15-83 (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр), дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев