Хәзер җәмәгать туклануы оешмаларына 23 сәгатьтән соң эшләргә ярый.
26 марттан Татарстанда кафе һәм рестораннар кабат төнлә эшли алачак. Татарстан Министрлар Кабинетының бу карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документ Татарстан Хөкүмәтенең «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарындагы тыюны гамәлдән чыгара.
Җәмәгать туклануы оешмалары эшен 23 сәгатьтән соң чикләү 2021 елның 30 октябрендә кертелде. Бу чикләү Covid-19 белән авыручылар саны арту сәбәпле игълан ителгән иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев