Хәзерге вакытта Татарстанның эш бирүчеләре машина йөртүчеләргә 1,2 меңнән артык вакансия тәкъдим итә.
Октябрь аенда төбәктә әлеге һөнәр ияләренә ихтыяҗ сентябрь белән чагыштырганда – 52 процентка, ә хезмәт хакы буенча тәкъдимнәр 5 мең сумга арткан. Бу хакта hh.ru сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Машина йөртүченең бер вакансиясенә уртача алганда 2,2 актив резюме туры килә, бу кадрларга кытлык турында сөйли. Идел буеның барлык төбәкләрендә дә һөнәри көндәшлекнең түбән дәрәҗәсе күзәтелә», - диелә хәбәрдә.
Татарстанда эш бирүчеләр октябрь аенда машина йөртүчеләргә тәкъдим иткән уртача хезмәт хакы 60,2 мең сум булган, бу сентябрьгә караганда 5,2 мең сумга күбрәк. Тәкъдим ителә торган хезмәт хакы күләме стажга бәйле. Әйтик, тәҗрибәсе булмаган эш эзләүчеләргә – 57,4 мең, ә эш стажы өч елдан артып киткәннәренә 76 мең сум тәкъдим итәләр.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев