«Татарстанда кыш»: Иске Мокшинода матур бәйрәм
Соңгы яңалыклар

«Татарстанда кыш»: Иске Мокшинода матур бәйрәм

Күптән түгел Аксубай районының Иске Мокшино авылы кышкы актив һәм күңелле ял яратучыларны җәлеп итү үзәгенә әверелде.

Биредә «Татарстанда кыш» масштаблы республика проекты кысаларында ачык һавада матур уен һәм күңел ачу программасы узды.

Салкын һава бәйрәмгә комачауламады, ә киресенчә, аны кызыклырак итте. Кунакларны Аксубай районы мәдәният йортының талантлы артистлары – Оксана Ильмухина, Фәнис Низамов, Алия Сөләйманова, Илһат Фәизов, Наталья Самойлова һәм Валентина Матросованың, шулай ук Иске Мокшино авыл клубы вокаль дуэты үзләренең җылы чыгышлары белән кунакларны җылыттылар.

Казан федераль университетының «Мирас» социаль отрядыннан студент-волонтерлар бәйрәмгә аерым бер энергия һәм яшьлек дәрте өстәделәр. Алар яшьләрне дә, өлкәннәрне дә җәлеп итеп, күңелле бию флешмобы оештырдылар.

Аксубай үзәк китапханәсе активлык яратучылар өчен махсус «Кышкы күңел ачулар» мәйданчыгын әзерләделәр. Биредә һәр кунак, кечесеннән алып олысына кадәр, күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды

Фото район мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев