Татарстанда кыргый кошларны һәм урман җәнлекләрен исәпкә алу башлана
Аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар 1,5 меңгә якын маршрут узачак, аларның нәтиҗәләре буенча 19 төр җәнлек һәм кош саны билгеләнәчәк.
Кышкы маршрут исәбе “Урман фаунасын исәпкә алу” кысаларында оештырыла. Чара 15 мартка кадәр дәвам итәчәк.
— Исәпкә алына торган төрләр арасында — поши, кыр кәҗәсе, кабан, болан, селәүсен, бүре, төлке, урман сусары, куян, көзән, дала төлкесе, сусар һәм тиен. Шулай ук боҗыр, суер һәм соры кыр тавыгы кебек кошларның саны да билгеләнәчәк, — дип сөйләде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Николай Крайнов. — Исәпкә алу чаңгыда, кардагы хайван эзләрен санау һәм кошларны визуаль теркәү юлы белән, җәнлекләрнең тәүлеклек активлыгын исәпкә алып үткәрелә. Алынган мәгълүматлар математик эшкәртүгә дучар ителә, алар аучылык ресурсларының һәм аларның яшәү тирәлегенең саны, торышы турында мәгълүмат бирә.
Кышкы маршрут исәбе хайваннар һәм кошлар популяцияләрен саклау һәм торгызу буенча кирәкле чараларны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев