Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда күп балалы 41 724 гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, бушлай бирелә торган җиргә дәгъва белдерүчеләр исемлегендә 65 967 гаилә тора.

Татарстан Республикасында 41 724 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җиткерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«2021 елда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итте. Татарстанда җир кишәрлекләре бирү исемлегенә 65 967 гаилә кертелгән. Кадастр исәбенә 45 790 җир кишәрлеге куелган. 41 724 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән, 24 243 гаилә бушлай җир участогы бирүне көтә», — дип билгеләп үтте министр.

Фәнил Әһлиуллин шулай ук муниципаль районнардагы күрсәткечләрне дә китерде. 2021 елда 19 муниципаль берәмлектә күп балалы гаиләләрне тәэмин итү буенча эш тулысынча башкарылган, 11 районда күрсәткеч 90нан 99 процентка кадәр, биш районда — 80нән 90процентка кадәр гаилә җир участоклары белән тәэмин ителгән.

Гомумән алганда, агымдагы елда республикада 3201 участок бирелгән. Дефицитның 70проценты Казан һәм Чаллыга туры килә, дип ассызыклады министр.

Казанда 6 659 гаиләгә җир участоклары бирелде. Сокуры һәм Каймар бистәләрендә муниципаль җирләр үзләштерелде. Федераль массивларны үзләштерү буенча эш дәвам итә. Кадастр исәбенә шәхси торак төзелеше өчен гомуми мәйданы 639 га булган 2 274 җир кишәрлеге куелган. Күп балалы гаиләләр тарафыннан 2 219 җир кишәрлеге сайланган.

Яр Чаллыда күп балалы гаиләләргә 3 373 җир кишәрлеге бирелгән, тагын 5 346 җир кишәрлеге тәкъдим ителәчәк. Әҗмәкәй, Сәмәкәй, Илбухтино, Калмаш авылларында муниципаль массивлар тулысынча үзләштерелгән.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Яр Чаллы мэрына өстәмә территорияләрне җәлеп итү буенча эшне тизләтергә кирәклеген искәртте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләр белән эшләү буенча башка төбәкләрнең тәҗрибәсен, аларга ярдәм итүнең яңа формаларын өйрәнергә тәкъдим итте. Шулай ук ул җир кишәрлекләре белән тәэмин итү һәм кирәкле инфраструктура булдыру буенча чит төбәкләрдә кабул ителгән карарлар белән танышырга киңәш итте.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев