Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ковидка каршы кабат вакцинацияне 1,5 миллион кеше узмаган

Вакцинациягә карата кызыксыну югалу Covid-19 авырулары статистикасына начар йогынты ясарга мөмкин.

Татарстанда 1,5 миллион кеше яңа коронавирус инфекциясенә каршы кабат прививка ясатмаган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«2021 елның 24 декабренә ике компонент белән дә вакцинация узган кешеләрнең саны – 1 859 785, вакцинацияне яңадан 24 июньгә 324 265 кеше генә үткән», – дип билгеләп үтте ул.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, вакцинациягә карата кызыксыну югалу Covid-19 авырулары статистикасына начар йогынты ясарга мөмкин. Белгечләр яңа дулкынның август – сентябрь ахырында буласын фаразлый. Үз сәламәтлегеңне саклау өчен прививка ясату бик кирәк, дип искәртте министр урынбасары.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев