Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирустан унөченче пациент вафат булды

Узган тәүлектә Татарстанда 40 кешегә коронавирус диагнозы куелган, 17 кеше терелгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән унөченче кешенең вафат булу очрагы теркәлде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Аның сүзләренчә, 1963 елда туган кеше Чистайда 2нче номерлы хастаханәдә базасындагы вакытлыча инфекцион госпитальдә дәваланган. 1 июньнән ул коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан авыр формадагы полисегментар вируслы ике яклы пневмония белән авырып стационарда яткан.

«Хәле кинәт начарланып, пациентны 4 июньдә интенсив терапия палатасына күчерәләр. 11 июньдә үпкә-йөрәк җитешсезлеге аркасында аның йөрәге туктый», — диде Лилия Галимова.

Патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә үлемнең сәбәбе ачыклыйлар, вирусны идентификациялиләр. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев