Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Казанда яшәүче 1954 елда туган ир-ат һәм Чаллыда яшәүче 1941 елда туган хатын-кыз вафат булган.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланган. Бу турыда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Казанда яшәүче 1954 елда туган пациентны сугыш ветераннары госпитале базасындагы вакытлы ковид-госпитальгә китергәннәр. Анда ике яклы пневмонияниянең авыр формасы булуы ачыкланган. Моннан тыш, ир-атның хроник авырулары да булган. Пациент вафат булган.

Чаллыда яшәүче 1941 елда туган хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасныда Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Шулай ук хроник авырулары булган. Пациент вафат булган.

 «Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә аларда яңа коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган», диелгән хәбәрдә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев