Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Пандемия вакытында вирус аркасында республиканың 323 кешесе вафат булды.
Коронавирустан Татарстанның тагын өч кешесе үлгән.
Вирус аркасында 1936 һәм 1941 елларда туган ир-атларның, шулай ук 1950 елда туган хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә республика ведомствосы хәбәрендә.
Шулай итеп, республикада коронавирус инфекциясе аркасында үлүчеләрнең гомуми саны 323кә җитте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев