Татарстанда коронавирустан өченче кеше үлде
Пациент хроник обструктив үпкә авыруы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бронхиаль астма белән авырган.
Татарстанда Covid-19 коронавирустан өченче кеше үлде. Пациент Республика клиник хастаханәсендә дәваланган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Коронавирус белән авырган казанлыга 76 яшь булган, ул 26 апрельдә стационарга китерелгән. Пациент Covid-19 вирусыннан тыш, хроник обструктив үпкә авыруы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бронхиаль астма белән авырган.
Covid-19 диагнозын экспертиза раслаган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев