14 кеше хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана.
Татарстанда коронавирусның 29 яңа очрагы теркәлде. Аларның 1се читтән килгән, калган 28е контакт юл белән йоктырылган.
«14 кеше хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана», — диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Казанда 14, Чаллыда 4, Лениногорск районында 3, Сарман районында 2, Балтач, Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.
2 июньгә Татарстанда коронавирусның 21 543 очрагы теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 18 602 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 58 кеше терелгән.
Барлыгы 371 870 кешегә вакцина ясалган (тәүлеклек үсеш — 7 003), алар арасыннан 265 842 кеше икенче прививка алган.
Вакцинациягә язылу ысуллары:
- Россия дәүләт хезмәтләре күрсәтү бердәм порталы;
- Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы;
- 112 бердәм номеры;
- Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп;
- Поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев