Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыруның 89 яңа очрагы ачыкланган

Бүгенгә республикада ковидның 11 412 очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 89 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чирнең ике очрагы читтән кергән, 87 кеше авыру йоктырган кеше белән аралашкан. 16 кеше хастаханәгә китерелгән, 73 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә.

Иң күп авыручылар (29 кеше) 30 яшьтән 50 яшькәчә кешеләр категориясенә керә.

Бүгенгә республикада ковидның 11 412 очрагы теркәлгән.

Казанда ковид йоктыруның 54 очрагы, Чаллыда алты, Әлмәттә биш,  Бөгелмәдә өч, Актаныш, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама районнарында икешәр, Әгерҗе, Арча, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Минзәлә, Саба, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып, республикада 10 007 кеше (узган тәүлектә — 85) терелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев