Covid-19 таралганнан башлап, республикада коронавирус йоктыруның 6424 очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 28 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«100 мең сәламәт кешегә 172 авыру туры килә. 837 кешене табиблар күзәтеп тора. Бер тәүлектә 5100 тест ясаганнар», — диде спикер.
Covid-19 таралганнан башлап, республикада коронавирус йоктыруның барлыгы 6424 очрагы ачыкланган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев