Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган
Республикада яңа коронавирус йоктыруның барлыгы 6812 очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә тагын 25 татарстанлы коронавирус йоктырган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 25 очрагы теркәлгән, бүгенгә барлыгы 6 812 очрак теркәлгән», — диде Авдонина.
Республикада тикшеренүләр үткәрелә башлаганнан алып, барлыгы 656 627 тест ясалган. Казан аэропортына кайтучыларга да тест узарга тәкъдим итәләр. Кичә 738 кеше тест ясаткан.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев