Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыруның 100 яңа очрагы расланган

Узган тәүлектә Татарстан территориясендә коронавирус йоктыруның яңа 100 очрагы ачыкланган. 23 пациент хастаханәгә китерелгән.

Узган тәүлектә ковидтан 139 кеше терелгән, Covid-19 инфекциясеннән яңа үлем очраклары расланмаган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталынлда хәбәр ителә.

Гомумән алганда, узган тәүлектә Россиядә 4 431 кеше коронавирус йоктырган, 64 кеше бу чирдән үлгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев