Татарстанда көндез +19 градуска кадәр җылы һәм көчле җил булачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда көндез +19 градуска кадәр җылы һәм көчле җил булачак

Бүген Татарстанда явым-төшем көтелми, болытлы һава торышы булачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Синоптиклар вәгъдә итүенчә, төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан көчле җил булачак. Төнлә аның тизлеге секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Караңгы вакытта температура 0дан +5 градуска кадәр, әмма урыны белән -2 градуска кадәр туңулар фаразлана. Көндез һава температурасы 14...19 градуска кадәр күтәреләчәк.

tatar-inform.tatar


Нет комментариев