Татарстанда күңел ачу үзәкләренә һәм боулингка керү өчен дә QR-код кирәк
Республика Министрлар кабинеты букмекер контораларына, компьютер һәм интернет-клубларга килүчеләргә дә QR-код кирәк булуы турында карар чыгарды.
Татарстанда күңел ачу үзәкләренә, боулингларга һәм ябык аттракционнарга керү өчен хәзер QR-код кирәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.
«"Сәүдә-күңел ачу үзәкләре (комплекслар)» сүзләрен биналарда урнашкан «сәүдә-күңел ачу, күңел ачу үзәкләре (комплекслар), аттракционнар» сүзләренә алмаштырырга», — дип хәбәр ителә карарда.
Республика Министрлар кабинеты букмекер контораларына килүчеләр өчен генә түгел, компьютер һәм интернет-клублар һәм боулингка килүчеләргә дә QR-код кирәк, дигән карар чыгарды.
Ә «сәүдә оешмаларында беренче чиратта кирәкле товар запасларына ярдәм итү механизмын эшләү» пункты үз көчен югалтты.
Карар бүген үз көченә керде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев