Татарстанда көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә, шунлыктан шторм кисәтү игълан ителде
Җилнең секундына 24 метрга кадәр көчәюе көтелә.
«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» оешмасыннан шторм кисәтү алынды. Анда 18 июль кичендә, шулай ук сишәмбе көнне, 19 июльдә, төнлә һәм көндез Татарстанда һава шартларының кискен бозылуы көтелә, дип хәбәр ителә.
Шулай итеп, республика территориясендә һәм Казанда яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы, шулай ук җилнең секундына 24 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев