Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда юл эшләренә 2025 елда 82,2 миллиард сум акча юнәлдерелгән

Татарстанда быел төбәк һәм җирле автомобиль юлларын ремонтлау һәм төзү өчен 82,2 миллиард сум акча юнәлдерелгән, шуның 7,9 миллиард сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Быелгы ел Татарстан өчен бик әһәмиятле булды. Безнең юл челтәре программасы моңа кадәр мондый күләмдә тормышка ашырылмаган иде, яңа программалар барлыкка килә», – диде ул.

Хәнифов билгеләп үткәнчә, эшләр өчен муниципалитетларның юл фондларыннан 1,6 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Моннан тыш, быел торак пунктларга илтүче төбәк автомобиль юлларын туфрактан вак таш-ком катнашмасына (ЩПС) күчерү өчен өстәмә 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Эшләр 14 муниципалитетта, гомуми озынлыгы 37 км.дан артык булган 15 объектта башкарылган. «Бу программа алга таба да үсәр дип ышанам», – дип ассызыклады министр.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча муниципаль берәмлекләрдә юл-урам челтәрендәге эшләргә зур игътибар бирелде, дип өстәде. Аның сүзләренчә, гомуми чыгымнар 36,5 миллиард сум тәшкил иткән. 757 объектта эш башкарылган.

erid: 2Vtzqw6pLty

«Мондый программа республиканың барлык торак пунктларына да кагылачак. Программа тиңдәшсез булды. Халыкның уңай кайтавазлары, мөгаен, без зур федераль яисә төбәк юлларын тапшырганда алган уңай фикерләрне арттыргандыр, чөнки бу тема һәр кеше өчен якын», – диде министр.

Татарстанда шулай ук 7,1 км. гомуми озынлыктагы 19 фермер хуҗалыгына илтүче юллар төзелгән. Эшләр 280,4 миллион сумга башкарылган.

17,7 км. озынлыктагы сигез бакча җәмгыятенә илтүче юллар норматив хәлгә китерелгән. Гомуми финанслау күләме – 300 миллион сум.

Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшүсмерләрне ял иттерү һәм сәламәтләндерү оешмаларына кадәр алты керү юлы төзекләндерелгән. Моңа 250 миллион сум акча юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев