Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда инфляция 1,08 процентка кимегән

Апрель йомгаклары буенча, Татарстанда инфляция март аендагы 10,7 процент белән чагыштырганда, 1,08 процентка кимегән.

Бу хакта Россия Банкы Бүлеге – Татарстан буенча Милли банк хәбәр итте.

Узган айда азык-төлек товарларына бәя нибары 0,05 процентка арткан (мартта - 2,74 процент). Аерым алганда, 2022 елның апреле белән чагыштырганда, яшелчәләр 3,81 процентка аразанайган.

Продуктларга бәя төшү җитештерүләрнең чыгымын да киметкән. Мәсәлән, бөртеклеләрнең рекордлы уңышы аркасында, азыкка тәкъдим арткан, шул сәбәпле, терлекчелек предприятиеләренең чыгымнары акрынрак арткан. Моннан тыш, шул ук сәбәп буенча, он җитештерү предприятиеләренең чыгымы да кимегән.

Азык-төлек булмаган товарлар апрель аенда 1,59 процентка арзанайган (мартта бәяләр 1,56 процентка төшкән). Моңа эчке базарда кайбер товарларга, шул исәптән Россиядә җитештерелгән юу һәм чистарту чараларына, парфюмерия-косметика продукциясенә тәкъдим арту сәбәп булган. Шуның белән беррәттән югары чагыштыру базасы эффекты тәэсире дә бар – 2022 елның апрелендә санкцияләр аркасында бәяләрнең сизелерлек артуы күзәтелде. Санкцияләр Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң кертелде.

Агымдагы елның апрелендә хезмәтләргә бәя 6,97 процентка арткан, ә мартта алар 6,6 процентка күтәрелгән булган. Бәяләрнең артуы узган елның чагыштыру базасының түбән булуы белән бәйле. Шул ук вакытта торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләр арту шул ук - 12,85 процент калган. Җәмәгать транспортында йөрү бәясе март белән чагыштырганда 18,21 проценттан 15,25 процентка арткан.

Тулаем алганда, апрель йомгаклары буенча, Татарстанда еллык инфляция Идел буе федераль округы (1,43 процент) һәм Россиядәге уртача күрсәткечләр (2,31 процент) белән чагыштырганда түбәнрәк булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев