Синоптиклар фаразлавынча, 2023 елның беренче ае Казанда җылы булачак.
Бу көннәрдә һава температурасының нормадан 0,5 градуска югарырак булуы көтелә һәм республика буенча -10,9 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Явым-төшем дә климат нормасындагыча фаразлана. Татарстан буенча ул 33 мм тәшкил итәчәк, ә Казанда - 46 мм.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев