Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар кими

15 декабрьдән Татарстанда кайбер чикләүләр кертелде.

Татарстанда инде дүртенче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручыларның кимүе күзәтелә. Әйтик, стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә республикада 98 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

30 пациент хастаханәгә озатылган, 95 кеше савыккан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ОРВИ, грипп һәм коронавирус инфекциясе таралу аркасында республикада кертелгән чикләүләрне катгый үтәүне таләп итте. 15 декабрьдән Татарстанда кайбер чикләүләр кертелүен дә искәртик.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев