Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстанда урыны белән бик көчле җил көтелә.
Шуңа бәйле рәвештә, республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.
Көн дәвамында һәм кичен көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җитәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев