Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда чит ил агентлары булган оешмалар өчен салым ташламалары гамәлдән чыгарылачак.

Татарстанда чит ил агенты статусына ия булган оешмалар өчен салым ташламалары гамәлдән чыгарылачак.

Шулай ук, әгәр чит ил агентларының өлеше 10% һәм аннан да күбрәк булса, аларның устав капиталында катнашкан оешмаларга да салым ставкалары киметелмәячәк. Бу хактагы закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының 17 нче утырышында депутатлар тарафыннан хупланды.

“Федераль закон белән салым кодексы маддәсенә шундый нигезләмә өстәлә. Канун проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан республика законнарына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә”, – дип билгеләп үтте депутат Леонид Якунин документны тәкъдим итеп.

Татарстанда салым ставкаларының киметелүе махсус икътисади зоналар резидентлары, төбәк инвестиция проектларында катнашучы оешмалар, махсус инвестиция контрактларында катнашучылар һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары өчен билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев