Татарстанда бүре белән этнең кушылмасы аучылык ресурсларына кертеләчәк
Татарстанда бүре белән этнең кушылмасы аучылык ресурсларына кертеләчәк. Бүген ТР Дәүләт Советының 17 нче утырышында депутатлар ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кабул итте.
«Федераль законнар төбәкләргә үз законнары белән имезүчеләрне һәм кошларны ау ресурсларына кертү мөмкинлеген бирә. Татарстан территориясендә ау ресурсларына соры карга кертелгән. Закон проекты белән әлеге пунктны бүре белән этнең кушылмасы – ау җирләре табигый яшәү урыны булган хайванны өстәргә тәкъдим ителә», – дип сөйләде депутат Нәҗип Хаҗипов.
Ул билгеләп үткәнчә, ел саен республиканың аучылык җирләрендә бүре белән этнең кушылмалары күзәтелә, алар төркемнәргә оешып, кешеләр һәм хайваннар өчен куркыныч тудыра.
«Республикада кыргый хайваннар популяциясенә зыян китерү очраклары бар. Биологик ресурслар һәм аудан файдаланучылар даими рәвештә ау җирләрендә әлеге ерткычлар тарафыннан куып китерелгән һәм буып үтерелгән кыр кәҗәләре мәетләрен табалар, бу бигрәк тә кыш көне тирән кар шартларында еш була. Бәяләнгән зыян якынча 3 млн сум тәшкил итә», – дип ассызыклады парламентарий.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, бүре белән этнең кушылмасы котыру авыруын тарата. «Ә алар кешеләрдән курыкмаганлыктан, торак пунктларга якын килә алалар һәм йорт хайваннары һәм кеше белән элемтәгә керә алалар», – дип билгеләп үтте Хаҗипов.
Ул агымдагы елның 11 аенда гына да республикада котыру авыруының 24 очрагы ачыклануын искәртте.
«Канунны кабул итү бу кыргый хайваннар гамәлләреннән экологик зыянны киметергә һәм аеруча куркыныч авырулар таралу куркынычын киметергә ярдәм итәчәк», – дип йомгаклады депутат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев