Иртәгә, 25 июнь көнне, Татарстанда моңа кадәр урнашкан тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем күп булу ихтималы аз. Көндез урыны белән, нигездә, төбәкнең көнчыгышында, бераз яңгыр явачак.
Моннан тыш, кайбер урыннарда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшү көтелә. Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Тәүлекнең якты вакытында җил тизлеге вакыты белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Төбәк территориясендә тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +9..+14 градус, Казанда +12..+14 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава +22..+27 градуска кадәр җылына. Казанда +25..+27 градус җылылык көтелә.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары күрсәтүенчә, киләсе атнада Татарстанда температура фонының төшүе ихтимал.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев