Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 93 очрагы ачыкланган. 10 пациент хастаханәгә озатылган.
Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, республикада әлеге инфекцияне йоктырган кешеләр саны 17 марттан бирле тотрыклы рәвештә кими, ул көнне 195 очрак теркәлгән иде. Тулаем алганда, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 204 053 очрагы ачыкланган, 201 198 кеше (шуларның 78е – узган тәүлектә) терелгән.
Россиядә бер көн эчендә 7 141 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган, 12 264 кеше савыккан. 38 пациент вафат булган.
Нет комментариев