Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан 359 кеше яши

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиңләштерелгән категориядә, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр, концлагерьларның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарын да кертеп, 17 938 кеше исәпләнә.

Татарстанда Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан 359 кеше гомер итә. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде.

«Вакыт аяусыз, Бөек Ватан сугышында катнашучылар кимегәннән-кими. Безнең бурыч – һәркемнең батырлыгын саклау, тарихны бозып күрсәтү һәм яңадан язуга юл куймау. Моңа дөрес фактлар һәм саннарга нигезләнеп кенә каршы торырга мөмкин», - диде вице-премьер.

Фазлыева билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиңләштерелгән категориядә, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр, концлагерьларның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарын да кертеп, 17 938 кеше исәпләнә.

«2015 елда барлык категорияләргә кергән гражданнар саны – 76 839, Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашучылар 3 589 кеше иде», - дип искәртте ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев