Соңгы яңалыклар

Татарстанда 2026 елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2026 елның 1 гыйнварыннан 1,7% ка күтәреләчәк.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов хәбәр итте.

Кыйммәтләнү яңа елдан НДС ставкасының 22% ка кадәр күтәрелүе һәм керем күләменең кимүе белән бәйле.

Шулай ук түрә киләсе елда торак-коммуналь хезмәтләр тарифларын индексацияләүнең 1 июльдән 1 октябрьгә күчерелүе турында искәртте.

2026 елда Түбән Кама һәм Татарстанның кайбер башка шәһәрләрендә җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүләр күтәреләчәк.


Нет комментариев