Төнлә урыны белән томан төшәчәк.
Иртәгә, 24 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Метеорологлар республика буенча урыны белән -2 градуска кадәр салкын көтелүен фаразлый.
Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда һәм Казанда томан төшәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев