Соңгы яңалыклар

Татарстанда 19 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

«Шәһәр халкы көтеп тора, һәркайсының үз сатып алучысы, үз сатучысы бар», — диде Хәбипов.

19 марттан Казан шәһәрендә 15 ноктада, башка шәһәрләрдә дә традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Бу хакта журналистларга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

«Фермерлар, шәхси хуҗалыклар, эшкәртү предприятиеләре үзләре үк китереп сату мөмкинлеге булачак. Шәһәр халкы көтеп тора, һәркайсының үз сатып алучысы, үз сатучысы бар», — диде Хәбипов.

«Татарстанңа һәрвакытта авыл хуҗалыгы продукциясе күләме белән алдынгы урында торды. Россиядә 2 млн тоннага кадәр сөт җитештерәбез. Быел маллар саны кимемәде, халыкта да, шәхси хуҗалыкларда да, зур оешмаларда да», — дип искәртте.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев