Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 15 меңгә якын бала дәүләттән Яңа ел бүләге алачак

Быел Татарстанда якынча 15 мең бала дәүләттән татлы бүләк алачак.

Бу хакта бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Ел саен Татарстанда Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган, авыр тормыш хәлендә калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, махсус коррекция мәктәпләрендә белем алучы 18 яшькә кадәрге балаларга Яңа ел бүләге тапшырыла. Быел Яңа ел күчтәнәчен 15 меңгә якын бала алачак, - диде спикер.

Бүләкнең бәясе якынча 800 сум була, диде министр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев