Бүген, 28 февральдә, Татарстанда коры һәм тыныч һава торышы сакланачак.
Температура күтәрелүен дәвам итә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, җитди явым-төшемнәр юк. Җил көньяк-көнбатыш 5-10 м/с тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык.
Төнге суыклардан соң (аязганда -22 градуска кадәр) Татарстанда һава температурасы көндезге сәгатьләрдә -1 градустан -6 градуска кадәр (шул исәптән Казанда -1 градустан -3 градуска кадәр) тәшкил итәчәк, дип билгели синоптиклар.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, республикада март ае плюс температурасыннан башланачак.
Нет комментариев