Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан яшәү сыйфаты буенча янә Россиянең алдынгы 5 төбәге арасына керде

2021 елда лидерлар бишлегендә бер төбәк кенә үзгәргән: Краснодар крае, Белгород өлкәсен «этеп» чыгарып, алтынчы баскычтан бишенчегә күчкән.

Татарстан Республикасы 2021 елда тормыш сыйфаты буенча X Россия төбәкләре рейтингында дүртенче урынны алды. Республика моннан бер ел элек тә шушы баскычта иде, былтыр исә ул үз күрсәткечләрен тагын да яхшырткан. РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүдә шулай диелә.

2021 елда лидерлар бишлегендә бер төбәк кенә үзгәргән: Краснодар крае, Белгород өлкәсен «этеп» чыгарып, алтынчы баскычтан бишенчегә күчкән. Калганнары (Мәскәү шәһәре, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан) үзгәрешсез калган.

Шунысы игътибарга лаек: 2020 ел белән чагыштырганда беренче өчлектә яшәү сыйфаты бераз начарайган: Мәскәүдә – 82,164тән 81,352гә, Санкт-Петербургта – 80,634тән 80,241гә, Мәскәү өлкәсендә 76,068дән 75,858гә. Татарстанда исә, киресенчә, әлеге күрсәткеч уңай якка (66,624тән 69,361гә) үзгәргән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев