Татарстан Яңа ел каникулларында ял итү өчен 10 популяр төбәк исемлегенә керде
Татарстан Яңа ел каникулларында ял итү өчен 10 популяр төбәк исемлегенә керде. Бу хакта Россия кунакханәләр броньлауның Tvil.ru сервисы хәбәр итә.
Татарстан Ставрополь краен узып, Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр төбәкләр арасында тугызынчы урында. Шул ук вакытта Кырым, Краснодар крае, Ленинград, Мәскәү, Кемерово, Тверь һәм Ярославль өлкәләре, шулай ук Карелия туристлар өчен кызыклырак булып чыкты.
Сервис мәгълүматларына караганда, туристлар Казанда яшәү өчен тәүлегенә уртача 3,8 мең сумнан артык акча тотарга ниятли. Яшәү өчен иң аз чыгымнар Ставропольда, тәүлегенә 1,9 мең сум, ә иң күбе – Кузбасста, 12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Татарстан башкаласында ял итүчеләр биредә уртача 3,4 тәүлек үткәрергә планлаштыра. Иң озыны – Краснодар краенда һәм Кырымда (5,7 һәм 5,6 тәүлек), ә иң кыскасы - Ярославль өлкәсендә (нибары өч көн) ял итәчәк.
"Төбәкләр исемлеге 2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр туристлар ял итү өчен түләгән гаризалар (броньлар) нигезендә төзелгән», - диелә сервис хәбәрендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев