Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан хастаханәләрендә битлек режимын гамәлдән чыгардылар

Татарстанда грипп һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны кимү сәбәпле, республиканың баш санитария табибы керткән барлык чикләүләрне гамәлдән чыгардылар.

«Татар-информ»га Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйлә аңлатуларынча, 2023 елның 11нче атнасыннан барлык яшь төркемнәрендә йогышлы инфекция белән авыручылар саны кими башлаган. Ул вакытта авыручылар эпидемия бусагасыннан 34 процентка түбәнрәк иде, 12нче атнада 41 процентка, 13нче атнада 45 процентка кимегән.

«Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кимү сәбәпле, 2023 елның 4 апреленнән республикада балалар һәм өлкәннәр яши торган медицина, мәгариф оешмаларында һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә чикләү чаралары юкка чыгарыла. Бу - приютлар, балалар йортлары, интернатлар», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Искәртик, бу чикләүләр узган елның 15 декабрендә Татарстан буенча Баш дәүләт санитария табибы карары белән кертелде.

Хәзер Татарстанда тәүлек буе балалар һәм өлкәннәр кала торган клиникалардагы һәм оешмалардагы авыручылар янына барып була.

Персонал һәм мондый учреждениеләргә килүчеләр өчен мәҗбүри битлек режимы, мондый оешмаларның пациентлары өчен 2 тапкыр термометрия уздыруны шулай ук гамәлдән чыгардылар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев