Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан халкына автомобиль белән идарә итү хокукын ничек тапшырырга икәнлеген аңлаттылар

Автомобиль белән идарә итү хокукын кемгә тапшырырга мөмкин һәм кайсы очракларда ышанычнамә кирәк, бу хакта “Татар-информ” белгечләре сөйләде.

Татарстанда транспорт чарасы белән идарә итүне теләсә кайсы кешегә, шул исәптән гаилә әгъзаларына, дусларга яисә танышларга тапшырырга мөмкин.

Төп таләп – машина йөртүченең тиешле категориядәге гамәлдәге йөртү таныклыгы булуы.

erid: 2Vtzqw6pLty

Автомобиль белән идарә итүне тапшыру өчен, башка машина йөртүчене ОСАГО полисына кертергә кирәк. Моны аның исемен идарә итәргә рөхсәт ителгән кешеләр исемлегенә өстәп яисә чикләүләрсез полис рәсмиләштереп эшләргә була.

Автомобиль белән идарә итү өчен ышанычнамә кирәк түгел. Ул башка кеше транспорт чарасы белән юридик әһәмияткә ия операцияләр башкарганда гына кирәк, мәсәлән, сату, теркәү яисә техник карау узу кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев