Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил хакында кисәтә
Соңгы яңалыклар

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил хакында кисәтә

Республика территориясендә урыны белән томан төшәргә мөмкин.

Иртәгә, 3 июльдә, Татарстанда һәм Казанда һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Моннан тыш, көндезге сәгатьләрдә яшенле яңгыр яварга, яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев